Бу бәйрәм иң гадәти булмаган һөнәрләрнең берсен сайлаган кешеләргә багышлана. Без бу көн белән Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең патологоанатомия бүлеге командасын чын күңелдән котлыйбыз. Хастаханәнең патологоанатомия бүлегендә өч табиб-патологоанатом эшли: Анастасия Павловна Большакова, Анатолий Александрович Спиридонов һәм Дмитрий Александрович Клименко. Шулай ук биредә җиде медицина лабораториясе технигы һәм өч санитарка эшли.