Татарстанда «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»: 2023 ел нәтиҗәләре

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча Татарстан Республикасында 28 объект төзелде һәм 117се ремонтланды.

2022 елда Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә өлкәннәр һәм балалар өчен күп профильле поликлиника һәм Казан шәһәре Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы төзелеше тәмамланды.

Башкаланың «Салават Күпере»торак комплексында күп профильле поликлиника төзелешенә керештеләр.

Авылларда 25 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде.

Капиталь ремонт 9 поликлиникада, 5 участок хастаханәсендә, 7 табиб амбулаториясендә үткәрелгән. Шулай ук 96 ФАП яңартылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International