Бүген Республика кан үзәгендә волонтер-медиклар һәм КФУ студентлары белән берлектә «Студент көне» донорлык акциясе узды.
Волонтерлар бәйрәмне оештыруда, шулай ук барлык теләүчеләр өчен донор квесты үткәрүдә ярдәм иттеләр.
Акциягә барлыгы 140тан артык кеше катнашты, 110 кеше кан доноры булды. Кан үзәгенә югары уку йортлары студентлары да, башкаларга ярдәм итү өчен донорлык акциясенә килгән даими донорлар да килгән. Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә кан банкы 50 литрга тулыланды.
Акцияне оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!