Сарман шәһәрендә "Ак халатлы фәрештәләр"

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Сарман үзәк район хастаханәсендә "Ак халатлы фәрештәләр"акциясе узды. Әлеге чара һөнәри юнәлеш бирү, медицина хезмәткәре һөнәрен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Югары сыйныф укучыларына хастаханә буенча экскурсия үткәрделәр, заманча медицина җиһазлары белән таныштырдылар. Тәҗрибәле табиблар үз эшләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International