Бүген Агерҗе районының Азево авылында яңа ФАП ачылды. Бина модульле технология буенча төзелгән, функциональ, уңайлы кабинетлар һәм авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирүче заманча җиһазлар белән җиһазландырылган.
25 гыйнварда, шулай ук Иске Пәсләк авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
ФАПлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерү» республика программасы буенча төзелгән.