3 февральдә Татарстанда «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» фестивале башлана

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Казан дәүләт медицина университетында фестивальгә багышланган ММЧ вәкилләре белән очрашу узды. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Казан медицина көллияте директоры вазыйфаларын башкаручы Алексей Шулаев республика сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсенең хәл ителүе турында сөйләделәр.

«Ак халатлы фәрештәләр» XII фестивале Татарстан Республикасында 3-15 февральдә узачак.

3 февральдә, 10.00-12.00 сәгатьләрдә укучыларны район үзәк хастаханәләренә, республиканың әйдәп баручы клиникаларына һәм медицина университетына ачык ишекләр көннәренә чакыралар.

Тулырак чаралар программасы - https://kazangmu.ru/angels/2024-god

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International