Сәламәтлек саклау министрлыгы узган ел ведомствоның бурычларын үтәү нәтиҗәләре турында фикер алышуга чакыра

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

14 февральдә ТР Иҗтимагый палатасында 2023 елда халык алдында формалаштырылган максатларны һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча фикер алышулар узачак.

Чарада алдан теркәлү шарты белән катнашырга мөмкин.

Хисапка искәрмәләр һәм тәкъдимнәр 2024 елның 1 февраленнән 12 февраленә кадәр электрон почта аша яки махсус форма буенча язма рәвештә кабул ителә:

- министрлык адресына язма рәвештә: 420012, Казан ш., Бутлеров ур., 40 /11, каб.219 (эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр);

- электрон почтага Darya.Afanaseva@tatar.ru.

Иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларның халык алдында формалаштырылган максатлар һәм бурычлар үтәлеше турында еллык хисап проектына кагылышлы тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен юнәлтү формасы: https://oprt.tatarstan.ru/forma-podachi-zamechaniy-i-predlozheniy.htm


2023 ел өчен отчет белән сылтама буенча танышырга мөмкин. https://publictasks.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International