Хастаханә җитәкчелеге вәкилләре үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты, студент елларын искә төшерде, район поликлиникасында эшләү перспективалары турында сөйләде.
Очрашуда төрле медицина вузларында белем алучы 30лап студент катнашты. Алар нинди юнәлештә эшләргә җыенулары турында сөйләде. Яшьләр Зәй районына дипломлы белгечләр булып кайтырга ниятләүләрен белдерде.
Студентлар белән очрашуда атказанган табиблар -Зәй үзәк район хастаханәсенең баш табибы, ТР атказанган табибы, РФ Сәламәтлек саклау отличнигы, медицина фәннәре кандидаты Айдар Фатыйхов, хирургия бүлеге мөдире табиб-хирург Мәгъмүт Мурзагов һәм терапия бүлеге мөдире табиб-терапевт Светлана Нестерова, шулай ук район поликлиникасының 13 әйдәп баручы табибы катнашты.
Зәй РҮХдә эшләү перспективалары турында баш табиб Айдар Фатыйхов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, поликлиниканың барлык биналары капиталь ремонтланган, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Күп кенә белгечлекләр буенча вакансияләр бар.