РКОХ офтальмологы күз яман шеше турында сөйләде

2024 елның 2 феврале, җомга

Соңгы елларда онкология авырулары, шул исәптән күз һәм күз чокыры онкологияләре ешлыгы артуы билгеләнә. Бу авырулар төркеме күрү сәләтенә генә түгел, пациентларның тормышына да куркыныч тудыра. Шуңа күрә иртә ачыклау, вакытында, тиешле дәвалау һәм  рецидивны профилактикалау халыкның гомер озынлыгын арттырырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Күрү органнары шешләре турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР ССМ проф. Е. В. Адамюк исемендәге РКОХ консультант-офтальмоонкологы, югары категорияле табиб-офтальмолог, РФ ССМ Казан дәүләт медицина университеты ФДБОУ офтальмология кафедрасы доценты, м.ф.к. Раушания Фоат кызы Гайнетдинова сөйләде.

Раушания Гайнетдинова күрү органнарының онкологик патологиясе еш очравын һәм еш кына симптомсыз баруын исәпкә алып, ким дигәндә елына бер тапкыр, хәтта шикаятьләр булмаганда да, офтальмолог тарафыннан тикшерүләр узарга киңәш итте.

Шулай итеп, күз төбен тикшерү кирәк, күз бәбәген киңәйтү мәҗбүри. Ә табиб-офтальмолог, шеш булуга шикләнгәндә, пациентны нур тикшеренү ысулларына һәм РКОХ офтальмоонкологына җибәрергә тиеш, аңа яшәү урыны буенча поликлиникадан юллама буенча да, юлламасыз да,  офтальмология хастаханәсенең кайнар линиясе телефоны буенча алдан шалтыратып, консультациягә язылып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International