2023 елда «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча авыл җирлегендә урнашкан Республика медицина учреждениеләренә 1805 берәмлек медицина җиһазы тапшырылган.
4 компьютер томографы сатып алынган (Азнакай, Нурлат, Саба, Сарман район үзәк район хастаханәләре). Монтажлау алдыннан кабинетлар ремонтланган.
Заманча маммографлар 17 учреждениегә китерелгән.
20 стационар рентген-аппарат урнаштырылган, аларда пациентларны кабул итү башланган. Моннан тыш, кайбер поликлиникалар күчмә рентген аппаратлары, стационар һәм мобиль УЗИ аппаратлары белән җиһазландырылган.
Эндоскопик системалар белән Чүпрәле үзәк район хастаханәсе, Түбән Кама районының Кама Аланы район хастаханәсе һәм Спас үзәк район хастаханәсе җиһазландырылган.
Республиканың 38 районының ФАПларында автомат дефибрилляторлар алыштырылган. Сулыш алу аппаратлары (224 данә) шулай ук республиканың фельдшер-акушерлык пунктларына тапшырылган.
"Сәламәтлек саклау" милли проекты РФ Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла