Республикада медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары сыйфатында түбәндәге программалар гамәлгә ашырыла: 1. Бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен бирү буенча Программа (программа Земский доктор, Земский фельдшер).
Табибның бер медицина хезмәткәренә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 1,0 – 1,5 млн сум, фельдшерга 500,0-750,0 мең сум тәшкил итә.
2023 елда әлеге программа буенча 127 белгеч җәлеп ителгән: 95 табиб һәм 32 урта медицина хезмәткәре (программа тулы күләмдә гамәлгә ашырылган).
2012 елдан 1 100 белгеч җәлеп ителгән. 2. Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү программасы.
2023 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә эшкә урнашкан белгечләргә 125 грант бирү хупланды; программа тулы күләмдә гамәлгә ашырылды.
Авылда медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү шулай ук «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча гамәлгә ашырыла.
Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.