Тәтеш үзәк район хастаханәсендә "Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах" республика фестивале кысаларында ачык ишекләр көне үтте.
Медицина уку йортларына керергә теләүче Тәтеш районының 9-11 сыйныф укучылары актлар залына җыелды.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Тәтеш РҮХ баш табибы Илья Савельев мөрәҗәгать итте, ул хәзерге дөньяда табиб һөнәренең мөһимлеге, Тәтеш районы медицинасы үсеше тарихы һәм 2023 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Илья Вячеславович балаларны максатчан укыту программасы һәм Тәтеш үзәк район хастаханәсенә эшкә урнашу перспективалары белән җентекләп таныштырды.
Укучылар илнең иң яхшы медицина университетларының берсенә - КДМУга керү турында барлык кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлек алдылар.