Актаныш үзәк район хастаханәсенең актлар залында «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» медицина фестивале кысаларында табиблар мәктәп укучылары һәм медицина югары уку йортлары студентлары белән очрашты.
Очрашуда баш табиб Айдар Хаев чыгыш ясады. Ул хастаханә, җиһазлар һәм мөмкинлекләр, булган җиһазлар һәм аппаратлар, коллектив, кадрлар белән тулылану турында сөйләде. Айдар Рәфгать улы максатчан укыту мөмкинлегенә игътибар итте.
Очрашу ахырында баш табиб студентлар һәм мәктәпне тәмамлаучылар өчен үзәк район хастаханәсе буйлап экскурсия үткәрде.