Тукай муниципаль районында традицион «6 нчы "Алдынгылар слеты" узды. Анда узган ел йомгаклары буенча район эшчәнлегенең төрле өлкәләрендәге хезмәт һәм җитештерү ударникларын билгеләп үтәләр.
Тукай үзәк район хастаханәсеннән 2023 елда эштәге күренекле казанышлары өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән табиб - эндоскопист - Кадыралы Уулы Амантур бүләкләнде; сәламәтлек саклау системасының иң яхшы хезмәткәре дип табиб-травматолог Имаметдинов Рамил танылды, «Иң яхшы һәм нәтиҗәле ФАП» номинациясендә бүләкне Шилнебаш авылы фельдшеры Ступникова Оксана алды.