3 февральдә Әлмәт районара күп профильле хастаханәсенә 20нче мәктәпнең 10нчы медицина сыйныфы укучылары килде. Чара «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» республика һөнәри юнәлеш бирүче медицина фестивале кысаларында узды. Очрашуның максаты - югары сыйныф укучыларына киләчәк һөнәрнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга һәм аңлы сайлау ясарга ярдәм итү.