Шимбә көнне Ютазы районының «Дубравушка» чаңгы базасында «Татарстан чаңгы юлы – 2024» Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Массакүләм спорт чарасында Урыссу үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре дә катнашты.
Өч километрдан артык дистанциядә физиотерапия кабинеты массажисты Марат Гыйльметдинов һәм акушерлык-гинекология бүлеге акушеры Лиана Афанасьева үз яшь категорияләрендә мактаулы беренче урыннарга лаек булдылар.