Авыз гигиенасының кеше сәламәтлегенә йогынтысы

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

2024 елның 5 февраленнән 11 февраленә кадәр Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы авыз куышлыгы сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт атналыгы игълан итте.

Авыз куышлыгының даими һәм дөрес гигиенасы, шул исәптән тешләрне чистарту, теш җепләрен куллану һәм чайкау, кариес, гингивит һәм пародонтит кебек авыз куышлыгының күп кенә авыруларын булдырмаска ярдәм итә. Шул ук вакытта теш череүе, теш югалту һәм хәтта йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек җитдирәк проблемалар барлыкка килү куркынычы кими.

Моннан тыш, авыз сәламәтлеге ашкайнату системасы органнары сәламәтлеге белән туры бәйләнештә. Тешләр һәмтеш урты ашкайнатуның беренче этабы, һәм аларның торышы ашкайнату сыйфатына тәэсир итә. Әгәр дә ризык авыз сәламәтлеге проблемалары аркасында дөрес чәйнәлмәсә, бу ашказан авыруларына, ашкайнату бозуларына һәм хәтта организмда туклыклы матдәләр җитмәүгә китерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International