Бүген 20нче башкала поликлиникасы фельдшеры Александр Волков Казанның Совет районы балалар бакчасында балаларга табиб һөнәре турында сөйләде, табиб сумкасын күрсәтте. Александр Александрович тәрбияләнүчеләргә тонометрны дөрес куллануны, пластырьне ябыштыруны, яраны бинтлауны күрсәтте.
Моннан тыш, ул кулларны ничек дөрес юарга кирәклеген сөйләде һәм күрсәтте. Балалар бик кызыксынып, кунакларын бик теләп тыңлады.