«Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» медицина фестивале кысаларында Баулы районының югары сыйныф укучылары үзәк хастаханәгә килделәр.
Табиблар, шәфкать туташлары һәм фельдшерлар эше белән танышырга теләүчеләр бик күп иде, административ корпусның конференцияләр залында буш урыннар калмады, диярлек. Укучылар баш табиб Азат Гайсин чыгышын игътибар белән тыңлады, хастаханә эше турында презентация карады.