«Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» XII фестивале кысаларында республика хастаханәләрендә ачык ишекләр көне узды.
Чарада Татарстан Республикасының 45 район хастаханәсе, Казанның 4 әйдәп баручы клиникасы, шулай ук Фармация институты, Казан дәүләт медицина университетының медицина-фармацевтика колледжы, Казан дәүләт медицина университетының стоматология поликлиникасы, Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Баш медицина-социаль экспертиза бюросы катнашты.
Фестивальне оештыручылар - Казан дәүләт медицина университеты, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе һәм «Таттехмедфарм» ДУП.
Фестивальнең төп идеясе – медицина һөнәрләре белән таныштыру. Мәктәп укучылары киләчәк белгечлек турында тулырак белем алалар һәм Казан дәүләт медицина университетының зур медицина берләшмәсенә юлның башы гына булуын аңлыйлар.
4 нче февральдә фестиваль кысаларында медицина сыйныфларында укучы 226 укучы Казан дәүләт медицина университетында булды, анда университет ректоры Алексей Созинов белән очрашу узды.
Фестиваль чаралары моның белән генә тәмамланмый.
5 февральдән 14 февральгә кадәр көн саен 16.00 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университетының иң яхшы укытучылары медицина һәм социаль тематикага популяр лекцияләр укыячак
Лекцияләрне шәхсән Казан медицина университетында (Бутлерова, 49) тыңларга мөмкин
Лекцияләрнең тулы расписаниесе белән сылтама буенча танышырга мөмкин https://kazangmu.ru/angels/2024-god