«Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале кысаларында Тукай үзәк район хастаханәсе Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә булачак хезмәттәшләре өчен үз ишекләрен ачты.
Чарада районның төрле мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Үзләрен табиб һөнәренә багышларга хыялланган укучылар әти-әниләре белән очрашуга килделәр.