Зәй районында 46 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Кичә Зәй РҮХнең конференц-залында 17 авыл җирлегендә яшәүчеләрне фельдшер ярдәмчеләренә багышлау тантанасы булды. Алар барысы да укып чыктылар, имтиханнарны уңышлы тапшырдылар һәм үз бурычларын үти башладылар.
- Фельдшерларның ярдәмчеләре - кече шәфкать туташлары. Кандидатларны без ФАП булган авыл халкы арасыннан сайлап алдык. Алар хроник авыруларны карый, тәрбияли, профилактик медицина тикшерүләренә һәм диспансерлаштыруга әзерли, артериаль һәм күз басымын үлчи, электрокардиограмма анализы үткәрә һәм башка бик күп нәрсәләр, - ди Зәй үзәк район хастаханәсенең оештыру-методик бүлеге өлкән фельдшеры Любовь Мачтакова. Чара барышында ул яңа хезмәткәрләргә хезмәт килешүләре бирде.