36 яшьлек ир-атны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. Ул сулыш алудан һәм еш кына баш әйләнүдән зарланган. Тикшерү барышында табиблар аның йөрәгендә зур шеш (якынча 7 см) тапканнар.
Татарстанның штаттан тыш баш йөрәк-кан тамырлары хирургы Рәмис Якубов җитәкчелегендә берничә сәгать дәвамында ясалма кан әйләнеше аппараты ярдәмендә ачык йөрәккә операция ясала.
Нәтиҗәдә, шешне алалар, аннан соң клапанны механик протезга алыштыралар