Югары кан басымын контрольдә тоту турында 21 нче поликлиниканың Пациентлар мәктәбе тыңлаучыларына сөйләделәр

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Чираттагы Пациент мәктәбе Казанның 21нче шәһәр поликлиникасының профилактика бүлегендә узды.

Дәреснең темасы «Артериаль гипертония һәм аның чагылышлары»булды.

Залда утырган һәр тыңлаучы үзендә яки өлкән яшьтәге туганнарында югары басым белән очрашкан булган, шуңа күрә бу лекция аеруча актуаль иде.

Сәламәтлек мәктәбе дәресләренә язылу профилактика бүлегендә башкарыла (2 кат 215 каб.), яки участок терапевтында язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International