Татарстанда «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»: 2023 ел нәтиҗәләре

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Узган ел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында зур эш башкарылды. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан килә.

Татарстан Республикасында Яшел Үзән районының Осиново авылында өлкәннәр һәм балалар өчен күп профильле поликлиника һәм башкаланың Дәрвишләр бистәсендәге 6нчы балалар поликлиникасы филиалы ачылды.

25 яңа фельдшер-акушерлык пунктлары  файдалануга тапшырылган.

117 медицина учреждениесендә капиталь ремонт ясалган. Участок хастаханәләре, табиб амбулаторияләре, ФАПлар яңартылган.

1805 берәмлек медицина җиһазы сатып алынган һәм сафка кертелгән. Проект гамәлдә булган 3 ел эчендә ТР Үзәк район хастаханәләренә 20 компьютер томографы, 1 МРТ, 28 флюорограф, 36 маммограф килгән.

Авыл халкы йорт янында югары технологияле тикшерү үтә ала, зур шәһәрләргә барырга кирәкми.

2021-2023 елларда беренчел звено учреждениеләрендә рентген аппаратлары алыштырылган (стационар 38, күчмә 25). УЗИ (стационар 33, күчмә 38)

Модернизация программасының бурычы-беренчел медицина ярдәменең сыйфатын  яхшырту. РФ Президенты Владимир Путин аны илдә 2030 елга кадәр озайту турында карар кабул итте.

Аны гамәлгә ашыру буенча эш Татарстанда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International