Дөнья яхшы кешеләрсез түгел

2024 елның 9 феврале, җомга

Шәхси эшмәкәр, өстәвенә яшь әти Илья, Урыссу үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегенә күчереп йөртелә торган бактерицид рециркулятор, җиде стационар рециркулятор һәм ике ингалятор бүләк итте.

Район педиатры Кристина Вәлиуллина сүзләренчә, балалар бүлегендә мондый медицина җиһазларын яңарту күптән таләп ителгән.

Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге Илья Михайловичка чын күңелдән рәхмәт белдерә һәм аңа яңа казанышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International