«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә, шул исәптән авыруларны профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән.
2022 елдан аның кысаларында «Россия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» федераль проекты гамәлгә ашырыла.
Төбәкләрдә беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче яңа объектлар булдырыла һәм аларга квалификацияле кадрлар җәлеп ителә. Капиталь ремонт эшләре үткәрелә. Медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү өчен искергән җиһазларны алыштыралар.
2025 елга безнең илдә 2 475 медицина объекты төзеләчәк яки реконструкцияләнәчәк, 6 439 медицина оешмасы бинасы ремонтланачак, беренчел звено өчен 13 355 автомобиль сатып алыначак һәм 66 574 берәмлек яңа җиһазлар сатып алыначак.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты безнең илдә РФ Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла.