22 февральгә кадәр Кама Аланы район хастаханәсендә күчмә маммограф эшли.
2023 елда «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча беренчел звено медицина учреждениеләренә 17 рентген маммография аппараты килде.
Күчмә маммографлар күкрәк бизен тикшерү өчен стационар аппарат булмаган торак пунктларга киләләр.