Башкаланың 21нче поликлиникасының аналар мәктәбендә депрессия темасына дәрес узды.
Йөклелек вакытында депрессия, бала тудырудан соң депрессия бу проблемаларга еш кына җитәрлек игътибар бирелми. Әмма ул аналарга гына түгел, ә аларның сабыйларына да тәэсир итә ала.
Бала туу еш кына көчле эмоцияләр тудыра; психик халәте тотрыксыз, һәм кайбер хатын-кызларда бу проблемалар тудырырга мөмкин.
Дәрестә депрессиянең сәбәпләрен, симптомнарын, дәвалауларын тикшерделәр. Депрессия шартларын профилактикалауга игътибар иттеләр. Дәресне медицина психологы Гүзәл Тәлгать кызы Маннапова үткәрде.