Рөстәм Миңнеханов "Авыл табибы" программасында катнашучы турында сөйләде

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграмм-каналында «Земский доктор» программасында катнашучы турында сөйләде. Акушер-гинеколог Алла Ибраһимова Казаннан Питрәчкә күченде, хәзер ул район хастаханәсендә эшли.

"Программада катнашучыларның барысы да дәүләттән 500 меңнән 1,5 млн сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган акча ала", — дип искәртте Миңнеханов.

«Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты буенча Татарстанда 125 белгеч 2023 елда гына да 800 мең сумнан грантлар алган. Компенсация түләүләре, бер тапкыр бирелә торган түләүләр, айлык өстәмәләр түләнә.

«Авылдагы пациентлар, бигрәк тә ерак районнарда, алар белемле квалификацияле табибларга бик мохтаҗ», - дип сөйләде ролик героинясы. Аның сүзләренчә, хәзер сәламәтлек саклау өлкәсендә авыл җирлегендә эшләргә әзер булган тәҗрибәле белгечләр күп.  Дәүләт ярдәме белән алар мондый мөмкинлекне алды.

«Сәламәтлек саклау» милли проекты илдә РФ Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла.

Видеоны сылтама буенча, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми RuTube-каналында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International