Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең кабул итү бүлеге табибы Мунипова Наталья Викторовна бу хастаханә белән ярты ел элек танышкан, биредә ул ординатор сыйфатында практика үткән.
Быелның 1 гыйнварыннан яшь белгеч кабул итү бүлеге командасында хезмәт итә.
Наталья Викторовна Менделеевск шәһәреннән. Ул Ижевск дәүләт медицина академиясен тәмамлый, анда булачак ире, Түбән Кама егете Дамир Мунипов белән таныша. Ул инде өч ел үзәк район хастаханәсендә табиб-анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Кама шәһәренә Наталья Викторовна ире артыннан китә.