Иртәгә үз һөнәри бәйрәмнәрен операция шәфкать туташлары билгеләп үтәчәк. Ә бүген Чаллының 5нче Шәһәр хастаханәсенең тәҗрибәле белгечләре үз тәҗрибәләре белән Чаллы медицина көллиятенең булачак коллегалары – студентлары белән уртаклаштылар.
Мастер-классны операцион блокның өлкән шәфкать туташы Ләйсән Ришат кызы Гәрәева һәм шәфкать туташы Эльвира Әмир кызы Новоселова күрсәтте. Белгечләр операция өстәлен эшкә әзерләү, хирургия инструментларын эшкәртүнең ничек алып барылуын сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Аларны дөрес стерилизацияләүгә аерым игътибар бирелде.