20нче поликлиниканың белгечләре укучылар өчен танышу экскурсиясен үткәрде

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Казанның 20нче поликлиникасының әйдәп баручы белгечләре 116нчы лицей укучылары өчен танышу экскурсиясе үткәрде, эшнең җае турында сөйләде. Балалар регистратура, фильтр, ашыгыч ярдәм кабинеты, профилактика бүлеге эше турында белде.

Укучылар шулай ук рентген кабинеты, терапия бүлеге һәм пациентларга ярдәм итү хезмәте белән танышты, паллиатив ярдәм кабинетын, психологик бушану бүлмәләрен карады.

Бу балаларга һөнәр сайларга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International