Шәһәрлеләр ВИЧ, шикәр һәм холестеринга экспресс-тестлар үтә алдылар

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда һәм Әлмәттә 14 февральдә ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест узарга мөмкин булган мобиль комплекслар эшләде.

Әлмәт шәһәрендә чара СПИД үзәге филиалы тарафыннан Әлмәт җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белән берлектә үткәрелде, шуңа күрә теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә генә түгел, ә кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен дә белә алды.

Казанда проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсы кысаларында «Яңа Гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла.

2024 елның февраленнән июльгә кадәр мондый акцияне даими рәвештә Казанның ике мәйданчыгында: Бауман урамында, Горький паркында уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International