«Чистай» мәдәният үзәгендә абортларны профилактикалауның актуаль мәсьәләләренә һәм йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтүгә багышланган түгәрәк өстәл узды.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, «аАна, гаилә һәм балаларга ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы вице-президенты Аида Фиогбе, Казан шәһәренең кризислы йөклелек үзәге җитәкчесе Светлана Гобәйдуллина, Казан шәһәренең хатын-кызлар консультациясе мөдире Алсу Галиакберова, «Бердәмлек» ресурс үзәге җитәкчесе Софья Хәсәнова, педиатрия ярдәме һәм бала табуга ярдәм итү буенча баш табиб урынбасары Наталья Храмова, шулай ук табиблар, психологлар, мәгариф, мәдәният һәм руханилар вәкилләре катнашты.