2024 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы дәвам итә.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк. Әлеге проект буенча 26 ФАП төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин ТР Министрлар Кабинетында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган брифингта белдерде.