Энергоуниверситет студентларына Казанның 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе табиблары актуаль темаларга күчмә Сәламәтлек мәктәпләрен 2023 елның көзеннән үткәрә.
Ә бүген беренче тапкыр "Авыз куышлыгы сәламәтлеге. Стоматология авыруларын кисәтү" темасына лекция белән яшьтәшләре, булачак табиблар, ә әлегә КДМУның стоматология факультетының өченче курс студентлары чыгыш ясады.
Булачак стоматологлар Шакирьянов Адиль Рамил улы, Маликова Кәримә Азамат кызы, Булдаков Ролан Романович авыз куышлыгы турында сөйләде, булачак пациентларының барлык сорауларына җавап бирде.