Зәй РҮХдә 456 сәламәтлек саклау ветеранына зур игътибар бирелә. Узган ел аларның 11е 90 яшьтән узган, алтысына 95 яшь, икесенә 100 яшь тулган.
Быел шәфкать туташы булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева 101 яшь тулуны билгеләп үтте.
Ветераннар хәрәкәтен үстергән һәм ныгыткан өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән Зәй үзәк район хастаханәсенең беренчел ветераннар оешмасы рәисе Валентина Боярова бүләкләнде.