Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе скверында Марат Садыйков бюсты куелачак

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау эшлеклесе, сәламәтлек саклау министры истәлеген мәңгеләштерү максатыннан 28 февральдә Казанда М. Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе территориясендә Марат Наилевич Садыйков бюстын ачу тантанасы була.

Чара Казан шәһәре, Чуйков урамы, 54, М. Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе (1 нче терминал янындагы сквер) адресы буенча 8 сәгатьтә 30 минутта узачак.

Тантанада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International