Мамадыш наркологы яшүсмерләрнең зарарлы гадәтләргә бәйлелекне булдырмау турында сөйләде

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

«Мамадыш РҮХ» ДАССУның табиб – психиатр – наркологы Ксения Мартынова яшүсмерләрнең зарарлы гадәткә бәйлелек нәрсәдән башлана, аны вакытында күреп, кая ярдәм сорарга икәнен сөйләде.

- Ксения Алексеевна, баланың нинди тәртип билгеләре ата-аналарда шик тутудырырга тиеш?Наркотикларга бәйлелеге булуына шикләнсәләр, ата-аналар үзләрен ничек тотарга тиеш?

- Яшүсмернең үз-үзен тотышында төрле үзгәрешләр булуы бәйлелек турында сигнал булырга мөмкин:

акрынлык, сүлпәнлек;
аппетит булмау;
еш кына кәеф үзгәрә;
авырлыкны кискен кимүе;
йокы проблемалары;
укуда өлгереше түбән булу;
аралашмаучанлык, җәмгыятьтән читләшү;
киемннән сәер ис килү;
озын җиңле, ябык кием кию;
гаиләдә акча югалуы.

Проблеманы белеп, кабул иткәннән соң, бала белән сөйләшергә тырышырга кирәк. Сөйләшүне ачыктан-ачык башларга мөмкин - аның тәртибендәге үзгәрешләр, үз шикләреңне белдереп борчылып әйтергә. Ярдәмгә мәктәп психологын җәлеп итәргә мөмкин.

Аннан соң психиатр-наркологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, табиб алга таба ничек эш итәргә кирәклеге турында төгәл киңәшләр бирәчәк.

Профессиональ ярдәм өчен ничек мөрәҗәгать итәргә:

«Мамадыш РҮХ» ДАССУның наркология кабинеты - 309 нчы кабинет;
«Республика клиник наркология диспансеры» ДАССУ

регистратура телефоны: (843) 272-35-43 телефоны

адресы: 420082, ТР, Казан шәһәре, Сеченов урамы, 6 нчы йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International