Профилактика эшен оештыру һәм халыкта сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча консультация-методик ярдәм күрсәтү максатларында «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ хезмәткәрләре Апас район үзәк хастаханәсенә барды.
Күчмә эш кысаларында гигиена тәрбиясе буенча табиб Гүзәл Галимуллина һәм медицина профилактикасы буенча табиб Елена Горышина медицина хезмәткәрләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде.