Тәҗрибә уртаклашу максатыннан Республика тире-венерология диспансерына Төркестан өлкәсе Җәмәгать сәламәтлеге идарәсе өлкә дермато-венерология диспансеры җитәкчесе Гөлмира Нурмагамбетова һәм медицина өлеше буенча җитәкче урынбасары Жадра Будесова составында Казахстан Республикасы делегациясе килде.
Казахстан коллегалары 3 көн дәвамында Казанда булды, «Куркыныч элемтәләр» төбәк форумында катнашып, Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы дерматовенерологлары, урологлары, гинекологлары эшендәге клиник очраклар белән танышты. Татарстан Республикасында дерматовенерологик ярдәм күрсәтүне оештыруны белде.