2013 елның 27 сентябрендә медсанчастьтә ветераннарны Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы тәбрикләү булды. Өлкән кешеләр алдында баш ию һәм хөрмәтләү көне алдыннан Медсанчастьнең баш табибы исеменнән медицина хезмәтен күрсәтү буенча баш табибның урынбасары Харисов Ринат Рафаил улы тәбрик итте. Профсоюз комитеты исеменнән профсоюз комитеты рәисе Закиров Таһир Зәйтүн улы чыгыш ясады, Ветераннар советы исеменнән – Ветераннар Советы рәисе Итяксова Людмила Иван кызы. Узган елда ветеран булган Медсанчастьның элеккеге хезмәткәрләренә Ветеран медсанчасти дигән таныклыклар тапшырылды.
Тантаналы чарада Әлмәтнең «Ветеран» халык хоры һәм шәһәрнең танылган артистлары чыгыш ясады.
Хөрмәтле ветераннар, Сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез. Сезнең йортларда тынычлык, ямьлек һәм иминлек булсын. Якын кешеләр һәм туганнар Сезгә зур игьтибар белән мөгаләмә күрсәтсеннәр.