Үз докладында учреждение җитәкчесе Альбина Шәйхетдинова 2023 елда поликлиника эшчәнлегенең төп күрсәткечләре динамикасы турында хәбәр итте һәм агымдагы елга бурычларны билгеләде.
2023 елда поликникага беркетелгән халык саны аз гына кимегән һәм 19959 кеше тәшкил иткән.
2023 елда 19959 бала каралган. Диспансерда исәптә торучы балалар саны ел йомгаклары буенча 9253 кеше тәшкил итте, бу 2022 ел белән чагыштырганда 10,8% ка (8248 кеше) югарырак.
Сабыйлар һәм гомуми үлемне киметү буенча чараларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде. Ел йомгаклары буенча учреждение буенча 749 бала туган, бу 2022 елга караганда 8,7% ка кимрәк. Поликлиника буенча сабыйлар үлеме күрсәткече нуль тәшкил иткән.
2023 елда учреждениедә эшчәнлекне цифрлы трансформацияләү буенча эш дәвам ителә.