Спартакиада кысаларында Чаллы медицина учреждениеләре волейболчылары ярышты

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Шимбә көнне Чаллы шәһәрендә «Сәламәтлек-2024» медицина хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Җиңүче кубогы өчен биш команда көрәште.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урында - ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе командасы, икенче баскычта – 5нче шәһәр хастаханәсе командасы, өченче урында - Кама балалар медицина үзәгенең волейбол командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International