Казан медицина университетының дүрт укучысы – 1520нче төркем студенты, яшьләр хәрәкәте лидеры Җәнибабу Шармила Умар һәм 1327нче төркем студенты, волонтерлык хәрәкәте лидеры Алампалаям Равичандран Аатэ, шулай ук беренче уку елы ординаторы Аделина Раимова һәм дәвалау факультетының 6нчы курс студенты Ираклий Чантурия – бу көннәрдә «Сириус»та уза торган Бөтендөнья яшьләр фестивалендә безнең югары уку йортын тәкъдим итәләр.
Форумда Җәнибабу Шармила Умар РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очраша алган һәм сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгына Казан медицина университетында уку мөмкинлеге өчен рәхмәт белдергән.
Бөтендөнья яшьләр фестивале Сочида 1 марттан 7 мартка кадәр Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча уза. Быел анда төрле өлкәләрдә 20 меңнән артык Россия һәм чит ил яшь лидерлары катнаша.
.jpeg)