27-28 майда кичектергесез практик хирургиянең заманча ысулларына багышланган I Казан хирурглар конгрессы узачак. Хирурглар конгрессы Россиядә 2016 елдан бирле үткәрелә. Май аенда ул беренче тапкыр Казанда узачак. Конгрессның төп темаларының берсе кыр шартларында ашыгыч хирургия булачак. Шулай ук программа кысаларында хирургиядә дәвалау һәм технологияләрнең заманча концепцияләре, заманча трансплантология һ.б. каралачак, бу, һичшиксез, Татарстан Республикасының әлеге өлкәсе медицина белгечләренең һөнәри күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.
Чарада экспертлар сыйфатында хирургия өлкәсендә Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы белгечләре, РФА академиклары, әйдәп баручы фәнни мәктәпләр профессорлары чыгыш ясаячак.
Теркәлү һәм тулырак мәгълүмат - https://amtec-kazan.com/kazan-kongress.