Быел беренчел звенодагы 105 медицина учреждениесе ремонтланачак. Эшләрне башкаруга акча «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы буенча бирелә.
Капиталь ремонт 20 поликлиникада, 9 табиб амбулаториясендә һәм 76 фельдшер-акушерлык пунктында үткәреләчәк.
Узган ел республиканың берничә районында гамәлдәге медицина учреждениеләренең 117 бинасы яңартылган.
Модернизация программасының бурычы - беренчел медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту. РФ Президенты Владимир Путин программаны илдә 2030 елга кадәр озайту турында карар кабул итте.