15 мартта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрә.
Тест-мобильләр Казанның Горький исемендәге паркында, «Хезмәт резервлары» стадионы каршында 13:00-17:00 сәгатьләрдә эшләячәк.
ВИЧның симптомнары юк, тест бир, ВИЧ – статусыңны бел.
"Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә" проекты Президент грантлары фонды акчасына "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.