«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча Азнакай районы Әгерҗе авылында модульле ФАП төзелешенә нигез салынды.
Быел барлыгы 26 фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырылган. Аларның 6сы 2023 елда алдан финанслау кысаларында төзелгән. Бүгенге көндә 20 объектның 14ендә нигез салынган.